Гөмбә җыю, саклау һәм әзерләү буенча киңәшләр

Гөмбәчегә киңәшләр:

– урманга уңайлы өс һәм аяк киеме киеп барыгыз;

– компас алыгыз (телефоннарда да бар);

– гөмбәгә бару өчен иртәнге вакытны сайлагыз;

– 90–100 см озынлыктагы таяк алыгыз;

 

Ничек җыярга?

таныш булмаган гөмбәләргә кагылмагыз;

– гөмбәне кисәргә түгел, җирдән борып алырга кирәк;

– талдан үргән кәрзин кулланыгыз;

– кәрзингә гөмбәне эшләпәсе белән аска куегыз;

– артык өлгергән һәм иске гөмбәләрне җыймагыз.

 

Кайчан җыярга?

Августның икенче яртысыннан сентябрь азагына кадәр җыю хәерле. Бу вакытта ак гөмбә, җирән гөмбә, гөрәҗдә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе өлгерә.

Гөмбәне катнаш, ылыслы урманнарда, каенлыклардан эзләгез.

 

Кайдан җыймаска?

Шоссе, шәһәр эчендә гөмбәләр җыю тыела, чөнки андый гөмбәләрнең зарарлы матдәләр белән концентрациясе гаять югары була.

Урман янгыннары булган, озак вакыт төтен сакланган урыннардан да гөмбә җыймыйлар. Җыйган очракта да, андый гөмбәләрне берничә көн суда тотып тору кирәк.

Радиация һәм химия тәэсирендә калган урманнардан гөмбә җыярга ярамый.

 

Иң тәмле гөмбәләр:

  1. Ак гөмбә, гөрәҗдә, җирән гөмбә.
  2. Шампиньон, майлы гөмбә, усак гөмбәсе.
  3. Кәҗә гөмбәсе, әтәч гөмбәсе, ал гөмбә.

Фото: https://www.gazeta.ru/


Фикер өстәү