Урманнарга керсәң… адашма!

Соңгы арада республикада гөмбәгә дип китеп адашучылар турында еш ишетәбез. Ярый ла вакытында ярдәм килсә.

Киңәшләр:

–Иң элек урманга барганчы, узасы юлыгызны яхшылап планлаштырыгыз.
–Туганнарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында әйтеп куегыз. Кесә телефонының зарядкасын тикшерегез, ул тулы булсын.
–Урманда йөрергә уңайлы өс, аяк киеменнән тыш, берникадәр ризык, су алырга онытмагыз.
– Барган урыныгызның картасы белән танышырга, һава торышы нинди буласын белешергә кирәк.
–Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлегегезне чамалагыз.
– Таныш булмаган урыннарга белгән кеше белән генә барыгыз.
– Фляга белән су, ветровка, җылы кием, тамак ялгарга тиз бозылмый торган ризык, пычак, шырпы алыгыз. Медицина кирәк-яракларыннан: бинт, сузылучан бәйләвеч, жгут, мамык, антисептик, йод, валидол кирәк. Шулай ук карандаш, кәгазь, кесә фонаре, сыбызгы кебек әйберләрнең дә кирәге чыгарга мөмкин.
– Ачык төстәге, ерактан күренеп торырлык кием киегез, балаларны да шулай киендерегез. Шулай итсәгез, бергә гөмбә җыючылар да сезне күрер, югалсагыз, эзләүчеләргә дә сезне табарга җиңелрәк булыр.
–Бөтенләй таныш булмаган урманга юл тотканда үзегез белән карта һәм компас алыгыз. Компас кулланмый гына көньякны ачыклау ысулы да бар. Аның өчен кояшның күренүе һәм түгәрәк циферблатлы сәгать булуы шарт. Сәгатьне горизонталь тотасы, сәгать теле кояшка карап торырга тиеш. Аннары сәгать теле белән 1 цифрасы арасын урталай бүлгән итеп күз алдына китерегез. Көньяк юнәлеш нәкъ шул булачак.
– Урманга кергәнче як-ягыгызда ниләр булганын истә калдырыгыз: юл кайда, елга, кояш кайсы якта. Урман буйлап барганда вакыт-вакыт ориентирларны искә алып барыгыз: гадәти булмаган формадагы агачлар, каерылган агач төбе, инеш, чокырлар – болар барысы да бәла килеп чыккан очракта ярдәм итәргә мөмкин. Урман эчендә барганда башта берәр урынны билгеләп, шуңа таба барыгыз, аңа җиткәч, икенче урынны сайлап, шуңа таба юл тотыгыз.

– Урманда адашсагыз, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номерына кесә телефоныннан шалтыратыгыз. Бу номер бөтен Татарстан җирлегендә эшли һәм телефонда акча булмаса да чакыра ала. Шалтыраткач, ярдәм килгәнне көтегез. Югалган кешеләрнең туганнары кеше югалганны белеп алгач аларны эзләүне оештыру өчен тиз арада полициягә хәбәр итәргә тиеш.

Юлны югалтсагыз

– Туктарга, тынычланырга, куркынычсызлык таләпләренең иң әһәмиятлеләрне үтәлмичә торып, торган урыныгыздан китмәскә кирәк. Куркуга бирелмәгез. Адашканыгызны аңласагыз, тынычланырга тырышыгыз.

– Бер сәгать дәвамында урыныгызда торыгыз. Сезне югалткан төркем килгән юлы буйлап кире кайтып, сезне таба алачак.

– Төркем белән туктап торган соңгы урынга кайтыгыз, шунда кунарга әзерләнегез. Иптәшләрегез дә шул урынга әйләнеп кайтканны көтегез.

– Иптәшләрегез килмәсә, җирдә бер метрга бер метр зурлыктагы урынны чистартыгыз. Үзегез урнашкан урынның картасын мөмкин кадәр төгәл итеп сызыгыз. Бу урынга ничек килгәнегезне “картага” төшерегез. Карта төзү кагыйдәләре буенча төньяк өстә, көньяк аскы якта урнаша.

– Истә тотыгыз: караңгы төшкәч, каядыр барырга кирәкми. Төнлә ял итү, хәл алу дөресрәк булыр.

– Җанварлар салган сукмаклар буйлап бармагыз, ерткычларга тап булуыгыз бар.

– Урманның сазлыклы урыннарына кермәгез, бигрәк тә бака тәңкәсе белән капланган җирләрне әйләнеп үтегез.

– Ниндидер тавышлар ишетелсә, (мәсәлән, автомобиль яисә локомотив кычкыртуы, табигый булмаган башка төрле сигналлар) шул тавышларга таба барырга кирәк. Туры юнәлештә хәрәкәт итәргә тырышыгыз, артыгыздан агачларга тамга салып барыгыз. Һәр өч предмет узганнан соң бару юнәлешен тагын бер кат барлагыз. Артка борылып карап, бару юнәлешенең дөреслеген агачлардагы тамгалар, сынган ботаклар һәм башка билгеләр аша тикшереп торыгыз.

Төнгә калсагыз
Куну урыны эзләргә кирәк. Ул коры җир булырга тиеш. Ниндидер ышык урын тапсагыз, яхшы булачак.


Фикер өстәү