Анна Кузнецова БДИны балаларның үз мәктәпләрендә бирүен сораган

Россия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова бердәм дәүләт имтиханнарын үз мәктәпләрендә бирү тәкъдиме белән чыккан.
– Узган ел математикадан база өлеше уздырылмады. Әгәр быел үткәрелә калса, аны балаларның үз мәктәпләрендә үткәрү мөмкин булмасмы? –дип чыгыш ясаган ул Дәүләт Советының гомуми белем бирү мәсьәләләренә багышланган президиум утырышында.
Аның фикеренчә, бу очракта укучыларга гадәти булмаган сынауларны тапшыру җиңелрәк булачак.


Фикер өстәү