Гүзәллек кенә аз: Татар кызлары Ташкентка бару өчен ярыша

Чын татар кызы нинди булырга тиеш? Инде күп еллар буе Халыкара «Татар кызы»бәйгесендә нәкъ менә шул сорауга җавап эзлибез. Туташлар быелгы бәйгенең ярымфиналына җыелды.

Бер Казанда 33 кыз. Башкалага Россиянең 27 төбәге һәм алты чит илдән берсеннән-берсе тыйнак, уңган, зыялы, нәзәкатле, чибәр кызлар килеп төште. Алар 25–31 августта Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалына чыгар өчен ду китереп көч сынашачак. Бәйге барышында 12 финалчыачыкланыр дип көтелә. Ә йомгаклау этабы исә агымдагы елның октябрендә, Үзбәкстан башкаласы – Ташкент шәһәрендә узачак.

Ярымфиналда Татарстан данын ике кыз – Саба районыннан Айгөл Котдусова һәм Казаннан ИлүзәМәгъсүмова яклый. «Ташкентка иң көчлебезнең баруын телим! Илүзә сайланса, мин аның өчен җан атарга барачакмын», – дигән иде Айгөл, бергә республика бәйгесен откач. Без дә шуны телибез. Ни дисәк тә, Татарстан кызы башкалар арасыннан аерылып торса, күңелле булыр иде.

Кызларны ярымфиналда сынаулар гына түгел, уку-укыту программасы да көтә. Казанның тарихи һәм танылган урыннары буйлап экскурсияләр дәкаралган. Соңгысы Татарстан башкаласына тәүге тапкыр килгәннәргә аеруча ошады булса кирәк. «Монда ниндидер тарту көче бар», диеште кызлар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, кызлар белән очрашуда тел мәсьәләсенә аеруча басым ясады:

– «Татар кызы» чибәрлек бәйгесе генә түгел. Сез, бирегә килеп, татар халкының тарихын белүегезне, татар телендә камил сөйләшүегезне күрсәтергәтиеш. Тел белү – финалчыларны сайлаганда иң мөһим шарт булачак, – диде ул.

Шуны ишетүгә кызларны тыңларга керештек. Үзләренә күчкәнче, киемнәренә кагылышлы бер-ике сүз әйтми кала алмыйм. Берсеннән-берсе затлы, зәвыклы, ара-тирә купшы милли киемнәр. Мин кызларның очрашу буласы бинага кереп барган мизгелен күрергә өлгердем. Карл Маркс урамындагүзәллекнең нәкъ үзе иде! Шунда ук күз алдына классик спектакль һәм фильмнарыбыздагы калфаклы героиняларыбыз килеп басты. Бүген дә кызлар шулай киенсә, дөнья нинди матур булыр иде, ә! Кызлар, ярымфинал вакытында бер атна буе милли киемнән йөрү бәхетенә ия сез, истә калдырыгыз бу мизгелләрне, горурланып йөрегез!

Менә хәзер үзләре турында сөйләргә дә була. Дөрес, 1–2 минут эчендә кешегә бәя бирергә өлгерә алмыйсың, әмма Данис Фәнис улы сүзләрен истә тотып, телләренә игътибар итәргә тырыштым. Үлчәүгә салсаң, татар телендә авырлык белән сөйләшүчеләргә караганда, чын күңелдән исәнләшүчеләр күбрәк булды. Сөендем, билгеле. Алтай краенда, йә булмаса, Мәскәүдә, Лондон яки Берлиндагы урамнар буйлап йөргәндә, кардәшне тапкандай. Ә татарча аз гына да белмәгән, хәтта аңламаган кызларны гаепләмик, чын йөрәктән «Бирегә татар телен өйрәнергә, Татарстанны күрергә дип килдем», – диде алар. Ниятләре генә чынга ашсын!

2012 елда Туфан ага Миңнуллин болай дигән: «Эшләр болай барса, 2050 елда яшәгән татар кызлары мең еллар сөйләнеп килгән әби-бабай телен дә онытыр, бәлки милләтен дә алыштырыр. Моңа ул гаепле булмас, без тырыша-тырыша шул юлдан барабыз… Мин эшләнмәгән эшләр өчен 2050елда яшәячәк татар кызыннан гафу үтенәм…». Киләчәк буын татар кызлары алдында барыбызның да бурычлары бар, әмма Халыкара дәрәҗәдә бәйге игълан ителеп, син анда катнашасың икән, татар хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урыны өчен дә, аларның киләчәге өчен дә җаваплылыкны тоепяшәргә кирәктер.


Фикер өстәү