Рөстәм Миңнеханов: Пандемиянең көзге дулкынын көтәбез

Хәзерге вакытта Татарстанда ковид очраклары үсеше 0,26 процентны тәшкил итә, республикада яшәүче 990 меңгә якын кеше прививка ясаткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйткәнчә, шулай да уяулыкны югалту өчен сәбәпләр әлегә юк, чөнки экспертлар көзен авыру очраклары артуны фаразлый.

Президент оешмаларны һәм халыкны коронавируска каршы чараларны катгый сакларга өндәде.

«Әлегә җиңел суларга сәбәп юк. Экспертлар пандемиянең көзге дулкыны турында сөйли. Әлеге дулкын булмасын өчен Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәргә һәм вакцина ясатырга кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда коронавируска каршы дүрт вакцина бар, алар теләгән бар кешегә прививка ясар өчен җитәрлек.

 


Фикер өстәү