«Манзара» көрәш бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле

«Ак Барс» көрәш сараенда узган җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең өч үлчәү авырлыгында да җиңүчеләре билгеле.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Икенче урын ияләре — 40, өч — 30, дүртенче урын алучыларга 20 мең сум күләмендә акча тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

85 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ринас Садаров (Чувашия)

2 урын — Фаяз Зарипов (Арча)

3 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

4 урын — Максим Степанов (Мамадыш)

110 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Булат Мусин (Казан, «Ак Барс» көрәш сарае)

2 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш)

3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы)

4 урын — Илшат Идиатов (Арча)

130 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Муса Галләмов (Лаеш)

2 урын — Руслан Абдуллин (Арча)

3 урын — Ринат Дәүләтшин (Кукмара)

4 урын — Константин Морозов (Мамадыш)

Абсолют батыр исеменә һәм 100 мең күләмендә акчалата призга 110 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Булат Мусин лаек булды.

/Татар-информ


Фикер өстәү