Россия җыелма командасы пляж футболы буенча дөнья чемпионатын отты

Пляж футболы буенча Россия җыелма командасы 2021 елгы дөнья чемпионатын отты. Финал матчында россиялеләр Япония командасын 5:2 исәбе белән җиңде.

Дубльне Юрий Крашенинников кертте. Бер гол буенча үз активына Федор Земсков, Андрей Новиков һәм Артур Папоротный яздырган.

Россия җыелма командасы үз тарихында өченче тапкыр дөнья беренчелегендә алтын медаль яулый. Элегрәк россиялеләр турнирда 2011 һәм 2013 елларда җиңде, 2019 ел беренчелегендә россиялеләр өченче булды.

Җиңүләр буенча рекордчы булып Бразилия санала (14 тапкыр), алдагы дөнья чемпионатында португалиялеләр җиңде.


Фикер өстәү