Яшьләр ташлама белән фатир сатып алуга гаризаны 20 сентябрьгә кадәр бирә ала

Татарстанда «Яшьләр торак конкурсы — 2021» буенча ташламалы шартларда фатир сатып алуга гариза бирү вакыты 20 сентябрьдә төгәлләнә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс дәвам итә. Яшьләр торак конкурсында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган кешеләр катнашып, социаль ипотека шартларында үз фатирларын сатып ала ала.

Конкурста яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы яшьләре белән эшләү өлкәсендә түбәндәге юнәлешләрдә хезмәт эшчәнлеген һәм иҗтимагый эшчәнлекне башкаручы яшь белгечләр катнаша ала:

  • иҗтимагый оешмалар активистлары;
  • Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗат берләшмәләре проектларында катнашучылар;
  • сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
  • белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары һәм яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләр;

Ташламалы шартларда үз торагын сатып алуда гаилә кормаган яшьләр дә катнаша ала. Конкурста җиңгәннән соң, фатир сайлау һәм торак алу хокукын бирә торган кертемнең күләме фатирның гомуми хакыннан нибары 10 процент тәшкил итә.

2021 елгы конкурсның яңалыгы — теләсә кайсы мобиль җайланмадан һәм шәхси компьютердан https://inlnk.ru/3ZXow сылтамасы буенча кереп, онлайн форматта беренчел гариза бирү мөмкинлеге.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.


Фикер өстәү