Мисырда йөк машинасы Россия туристларын бәрдергән: бер кеше һәлак булган

Мисырда Россия туристлары утырган автобуска йөк машинасы бәрелгән. Бер кыз шунда вафат булган.

«Беренчел мәгълүматларга караганда, 31 августта Хургададан Каһирәгә килгән туристик автобус юл читендә тукталган, Автобустан төшкән ирле-хатынлы парны йөк автомобиле бәрдерә. Нәтиҗәдә хатын шунда ук һәлак була. Аның җәрәхәтләнгән ире Суэц шәһәре хастаханәсенә озатыла», — диелә Facebook дипмиссиясе хәбәрендә.

Ир-ат сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән. Гаиләнең балигъ булмаган кызы зыян күрмәгән. Россиянең Каһирәдәге илчелеге һәм Россиянең Хургадтагы Генераль консуллыгы фаҗигале ситуациядә гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтә.


Фикер өстәү