Аида Гарифуллинага мактаулы исем бирелгән

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин опера җырчысы Аида Гарифуллинага Дәүләт бүләге тапшырды. Аңа «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде.

— Сез Россия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертәсез. Безнең ил өчен мәдәният — кешеләргә хезмәт итү, аларга яңа тәэсирләр бирергә омтылу, — дип мөрәҗәгать итте Михаил Мишустин лауреатларга.


Фикер өстәү