Рөстәм Миңнеханов Казанның аутистик спектрда тайпылышлы балалар бакчасында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аутистик спектрдагы тайпылышлары булган сабыйлар тәрбияләнүче балалары бакчасында булды.

Визиты вакытында республика башлыгы ата-аналар белән аралашты һәм үзәкнең кирәкле булачагын һәм аның «үзенчәлекле» балаларга бүгенге мохиткә ияләшергә һәм социальләшергә ярдәм итүен әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без бергә» дип аталган әлеге балалар бакчасы Казан Федераль университеты структурасына керә. Проектның уникальлеге шунда: мондый балаларны уңышлы социальләштерү һәм аларның гаиләләренә киңәшләр бирү өчен эффектив технологияләр булдыру максатыннан Казан федераль университетының профильле тикшеренүчеләре һәм балалар бакчасы белгечләренә бергәләп эшләү мөмкинлеге бирелә.

 


Фикер өстәү