Атыш булган Казан гимназиясенең директоры: «Мәктәпкә теләсә кем керә алмый»

Белем көнендә, фаҗигадән соң яңартылган, 175 нче гимназия янә ишекләрен ачты. Иң кадерлесе: укучылар мәктәпне ташлап, башка уку йортларына күченеп бетмәгән. Киресенчә, башка елларга караганда да укучылар күбрәк. Хәзерге вакытта балалар, укытучылар белән Мәскәү психологлары эшли.

Директор вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Баһавиевадан балаларның кәефе, заманча мөмкинлекләр, иминлек мәсьәләсе турында сораштык.
– Яңа уку елында яңа мәктәпләр ачылгач, фаҗигадән соң да, укучылар саны кимер дип уйлаган идек. Алай булмады. 1 һәм 5 нче сыйныфларга балаларны күбрәк тә кабул иттек әле. Әйтик, тәүге тапкыр парта артына 145 бала утырды. Әти-әниләрнең күбесе безнең мәктәпне сайлады. Укытучылар да башка уку елына караганда, азрак китте. Алтысының да сәбәбе бар. Әйтик, өчесе яңа фатир алды, берсе Мәскәүгә магистратурага керде, –диде Гөлгенә Баһавиева.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәптә Мәскәүдән килгән психологлар эшли. Моңа кадәр белгечләр укытучылар белән аралашса, линейкада исә балаларның психологик хәлен күзәткәннәр. Кыскасы, алар белән ел буе тыгыз элемтәдә булачаклар.
–Балаларга заманча, яңа мәктәп бик ошады. Күтәренке кәеф белән килеп, өйләренә дә шулай кайтып киттеләр. Барлык мөмкинлекләр белән кызыксындылар. Фаҗигадән соң ике бала өендә белем алачак. Икесенә өйдә укырга тәкъдим иткән идек, тик гимназиягә килеп укырга теләк белдерделәр. Иминлек мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Һәр баланың кулында –ачкыч. Шуның белән ачып керәләр. Мәктәп территориясенә теләсә кем керә алмый, –диде Гөлгенә Баһавиева.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү