Рөстәм Миңнеханов: Бакчачылык ширкәте безгә кирәк

Бүген  “Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачылар көне” күргәзмәсе узды. Биредә Биектау, Түбән Кама, Яшел Үзән, Тукай, Югары Ослан, Лаеш, Чистай, Питрәч районы бакчачылары көзге муллык тәкъдим итте. Аларның һәр кайсы үз мәйданчыкларында яшелчәләрдән кызыклы әйберләр ясаган иде. Кунакларны бал, коймак һәм тәмле чәй белән сыйлаучылар да булды.

Мул уңыш белән танышырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та килде. Алар күргәзмәне карап чыгып, халык белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикадагы бакчачылар саны миллионнан артып китә. Бүгенгә 23 районда 950 бакчачычык ширкәте бар. 30 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 376 мең бакча участогы теркәлгән.

— Халыкның керемнәре зур булмаган өлеше күпчелек вакытын бакчада уздыра. Татарстанда 376 бакчачылык ширкәте бар. Алар безгә кирәк. Бүген мин аларны бу истәлекле көн белән тәбрик итәм. Ширкәтләргә керү юлы салу, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, чүп өчен контейнерлар куюга республика бюджетыннан 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелде. Һәм без әлеге программаны дәвам итәргә планлаштырабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Иң кызыклы күргәзмәләрнең берсе – Биектау районыныкы иде. Алар яшелчәләрдән ясалган “трактор”лары янында тукталып, фотога төшәүчеләр күп булды. Районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Рамил Хәкимуллин әйтүенчә, әлеге экспонат өчен 5 капчык алма, 3 капчык бәрәңге тотылган.

— Районда 82 коммерцияле булмаган ширкәт, 90 мең бакча участогы бар. Барыбыз бергә утырып килешкәннән соң, шушы иҗат җимеше барлыкка килде. Быел үзебезнең мәйданчыкка халыкны тагын да күбрәк җәлеп итәсебез килде. Бакчачыларыбыз да бәйрәмгә килде, — диде ул.

Рамил Хәкимуллин сүзләренә караганда, районда яшелчәчелек белән шөгыльләнүче “Бөреле” хуҗалыгы гектарыннан 250 центнер бәрәңге җыеп алырга планлаштыра. Елына күрә бакчачыларның да уңышы начар түгел. Район республиканың бакчачыларга ярдәм итү программаларында да актив катнаша.

— Республикада ширкәтләргә керү юлларын ясау, ут, су манаралары, чүп контейнерлары урнаштыру буенча программалары бар. Биектау районы аларның барысында да катнаша. Быел да унга якын программада эшләр башкардык. Мәсәлән, “Щербаковка” бакчачылык ширкәтенә юл салдык. Анда ул бөтенләй юк иде, — диде җитәкче.

Биредә шулай ук 50 кг лы кабакларны да күрергә мөмкин иде. Анысы районның башкарма комитетында эшләүче  Евгения Денисова бакчасында үскән.

— Бик авыр. Машинага икешәр кеше көч-хәл белән күтәреп салдык. Аларның бакчаларында шундый 25 кабак үсте быел. Өчесен бирегә алып килде. Мондый уңыш алуга үзләре дә бик шат. Быел мондый кабаклар үстерә алу — сирәк күренеш. Алар кабакларын башка күргәзмәләргә дә алып барачак, — диде Биектау бакчачылары.

“ВТ” хәбәрчесе Татарстанның Бакчачылар союзы идарәсе рәисе Владимир Дейнекин белән дә аралашты. Аның фикеренчә, бүген бакчачылар алдында торган төп бурыч  — елны уңышлы тәмамлау һәм эче инфраструктура булдыру өчен финанслау алу.

— Быел безгә 120 млн сум акча бирелгән иде. Бу гына җитми. Планнарны эшләп чыгу өчен тагын 250 млн кирәк. Президенттан шуны көтәбез. Бу безнең өчен бик мөһим, — диде Владимир Дейнекен.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү