Япония халкы NHK телерадиокомпаниясенең Куриль утрауларында Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан тантаналы чаралар турында чыккан мәкалә аркасында бәхәсләште. Аларның кайберләренең бу шулкадәр ачуын чыгарды ки, алар Россия президенты бүләк ителгән акита токымлы этне кире кайтарырга тиеш, дип белдерделәр.
Бу этне Владимир Путинга 2012 елда Акита префектура губернаторы Норихиса Сатакэ бүләк итте. Эткә Йомэ дип исем куштылар.
Билгеле булганча, Көньяк Куриль утрауларын Япониядә үзләренең «төньяк территорияләре» дип саныйлар.
Басма авторы NHK сайтында «Россиянең территориаль проблема буенча кырыс позициясенә» күрсәтте. Аның фикеренчә, бу хакта төбәктә узган бәйрәм чаралары искә төшерү булды, дип хәбәр итте РИА «Новости».
Укучылар мәкаләгә шәрехләрдә Россия шул рәвешле Японияне мыскыл итә, дип белдерделәр. Кайбер кулланучылар фикеренчә, Япония Тышкы эшләр министрлыгы Россиядә мондый чараларга каршы рәсми дәрәҗәдә чыгыш ясарга тиеш.
«Путин безгә акита-ину этен кайтарсын!» — дип язган комментаторларның берсе.