Татарстанда “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе башланды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ак кәгазьгә — яңа тормыш” дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Хәйрия акциясе бүген башланып китте һәм 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тотылчак.

Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак.  Андый китапларны һәм басмаларны аерып куярга һәм “ДИН” дип язарга киңәш ителә.

Узган елларны әлеге акция, Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да зурлап үткәрелде.

Макулатура Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7 нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә 13:00 дән 18:00гә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны +7(843)237-86-18 телефоны аша белергә мөмкин.


Фикер өстәү