Юл-транспорт һәлакәтендә ике яшь кеше һәлак булган

12 сентябрьдә, Тольяттиның Үзәк районында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә 2 яшь кеше һәлак булган, дип хәбәр итә шәһәрнең яңалыклар порталы.

Автоинспекторлар мәгълүматларына караганда, «Лада Калина» руле артында булган 2000 елда туган шофер, транспорт чарасы белән идарә итә алмаган һәм агачка бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажир медиклар килгәнче үлгән, ә машина йөртүче ашыгыч ярдәм автомобилендә җан бирә.

Шулай ук һәлак булучыларның саклык эләктерелмәгән булуы да билгеләп үтелә.


Фикер өстәү