«Ел инженеры-2021»республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021»республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 дән артык гариза бирелгән.
Конкурс өч категориядә үткәрелә:
1. «Булачак инженерлар» — инженер белгечлекләре студентлары.
2. «Яшьлек, уңыш, перспектива » — 35 яшькә кадәрге гамәлдәге инженерлар.
3. «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык » — 35 яшьтән өлкәнрәк булган хәзерге инженерлар.

Конкурста катнашу өчен 20.09.2021 гә кадәр гариза бирергә кирәк. Гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин.


Фикер өстәү