Рөстәм Миңнеханов TCI Global Бөтендөнья конференциясендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 нче TCI Global конференциясе эшендә катнашты. 

TCI — кластер сәясәтендә һәм югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә компетенцияләргә ия төп оешмаларның һәм гамәли белгечләрнең әйдәүче глобаль челтәре.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясендә социаль-икътисадый үсеш нигезенә кластерлы алым салынган. Республикада нефть-газ химиясе, машина төзелеше, энергетика өлкәсендә көчле сәнәгать кластерлары эшли. «Алар инновацияләргә, фәнни эшләнмәләрне һәм кооперация элемтәләрен гамәлгә кертүгә ихтыяҗ тудыра», — диде Татарстан Президенты.

2012 елда Татарстанда ИННОКАМ инновацион кластеры булдырылган. Бүген ул — илдә иң эре һәм динамик үсештәге кластерларның берсе, дип искә алды Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең республикада нефть тармагы үсеш алган. „Татнефть„ һәм 30 дан артык кече нефть компаниясе Танеко һәм ТАИФ-НК комплексларында нефть эшкәртә. Алардан продукция химия заводларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә җибәрелә. Шулай итеп, предприятиеләрнең җайга салынган республика эчендәге интеграциясе хисабына углеводород чималының ахыргы продукциягә тирән күчеше тәэмин ителә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ проектына аерым тукталды. Аның резидентлары — экспортка һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән югары технологияле компанияләр. Кооперациядә кадрлар әзерләү мәсьәләләре хәл ителә, иҗтимагый инициативалар гамәлгә ашырыла.

«Машина төзелеше кластерында да кооперация элемтәләре төзелгән. «КАМАЗ» ААҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы мәйданчыгын актив кулланып, тәэмин итүчеләр чылбырын формалаштырды. Биредә „КАМАЗ“ һәм „Соллерс“ компанияләре базасында автомобиль кластеры, „Мерседес“ һәм башка чит ил фирмалары белән уртак производстволар уңышлы үсә. Автомобиль һәм төзелеш тармакларына ихтыяҗ, региональ нефть химиясенең чимал мөмкинлекләре ягыннан композит кластеры үсә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада кече бизнес продукциясен җитештерә һәм эре бизнес өчен хезмәт күрсәтә торган технопарклар челтәре эшли. Республика һәм федераль хакимият органнары шул ук вакытта әлеге проектларга ярдәм итә. Шулай итеп, Иннополис шәһәре базасында мәгълүмат технологияләре кластеры үсә.

«Кластерлы алым мәгариф өлкәсендә дә уңышлыкулланыла. Югары уку йортлары базасында предприятиеләр ярдәме белән кафедралар һәм компетенцияләр үзәкләре булдырылган», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

 


Фикер өстәү