16 бала агуланып хастаханәгә озатылган

Махачкаланың 36нчы мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары бер сыйныф бүлмәсенә ниндидер газ сиптереп чыгып киткән.

Шул сыйныфтагы 16 бала, агуланып. хастаханәгә озатылган. Бу хакта Дагыстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр ителгән. Өч баланың реанимациядә ятуы мәгълүм.

— Зыян күргән балаларның хәле тотрыклы. Бүген мәктәптә икенче сменада дәресләр үткәрелмәячәк, укучылар урамга чыгарылды, бөтен җир дезинфекцияләнә. МЧС мәктәпкә, укучылар белән эшләү өчен, психологлар җибәрде, – дип билгеләп үтелгән ведомство хәбәрендә.


Фикер өстәү