Тормыш иминлеге нигезләре дәресендә укытучы вафат булган

Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү үткәрә.

Фаҗига Стәрлетамактан биш чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Отрадовка авылындагы мәктәпләрнең берсендә була. 46 яшьлек физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы укучыларының күз алдында үлгән, дип хәбәр итә kp.ru.

Педагог урындыктан егылып, аңын югалта — вафат була. Үлемнең төгәл сәбәбе әлегә билгеле түгел. Әлеге факт буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү