Атна ахырына, 24 сентябрьгә, Россиядә җылытачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 13 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта һава торышы болытлы булачак, дип фаразлый Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
— Җомга көнне температура күтәрелер дип көтелә — 11-13 градус булачак, әлбәттә, бу бик җылы була дигән сүз түгел, әбиләр чуагы да түгел, әмма күпкә рәхәтрәк булачак, — дип хәбәр итте ул.
Җылы булуга карамастан, болытлы һава торышы сакланачак. Кайбер төбәкләрдә бераз яңгырлар явачак.
— Гомумән, һава торышы бераз яхшырачак, — дип белдерә метеоролог сүзләрен ТАСС.