25 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узачак Машина төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнашырга җыена.
«Монда республиканың машина төзелешендәге иң зур юнәлешләренең берсе – КАМАЗ заводы эшли. Әгәр агымдагы елның 7 аена машина төзелеше комплексы оешмалары буенча статистиканы карасак, тулаем алганда 408 млрд сумлык продукция озатылган. Бу елның сигез аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, товар продукциясе артуын күрсәтә», – дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген автогигант Россия авыр йөк автомобильләре базарында 47 процентны тәшкил итә.