Башкортстанда КамАЗ һәм УАЗ автомобиле бәрелешү аркасында тугыз медицина хезмәткәре зыян күргән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле идарәсе хәбәр итә.
Юл һәлакәте җирле вакыт белән 8.30 сәгатьтә Чишмә-Дәүләкән автоюлының беренче километрында булган.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Чишмә үзәк район хастаханәсенә УАЗ автомобилендә булган 9 пассажир озатылган, — дип хәбәр итә ведомство хәбәренә сылтама белән Интерфакс». Һәлакәт урынында Россия ГТХМ, ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Башкортстанның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, КАМАЗ белән идарә итүчегә – 59, УАЗ руле артындагы иргә 50 икәне мәгълүм.