Самара өлкәсендә ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәдә алты кешенең гомере өзелгән, сигезе зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча аш идарәсе Телеграм каналы хәбәр итә.
Бүген 01.30 сәгатьтә А 300 автомобиль юлының 110нчы километрында Honda Stepwgn минивэны белән Hyundai Elantra бәрелешкән. Алты кешенең һәлакәт урынында ук гомере өзелгән, тагын 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркеме, өлкә Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе җитәкчелеге эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре һәм сәбәпләре ачыклана.