Иң яшь сыер савучы Сәет Сөләйманов: “Авылымны ташламаска исәп”

Шушы көннәрдә Тукай районында республикакүләм сыер савучылар бәйгесе үткәрелде. Ярышларда 43 районнан савымчылар, терлекчеләр катнашты. Алар үз көчләрен төрлечә сынады. Башта биремнәргә язмача җавап бирделәр, аннан инде эш белән күрсәттеләр. Аксубай районының Яңа Ибрай авылы егете  16 яшьлек Сәет Сөләйманов исә иң яшь сыер савучы исеменә лаек булды. Без Сәет белән элемтәгә чыктык.

– Әтием 2006 елда үз гаилә фермасын булдырган кеше. Ул авыл хуҗалыгында 25 елдан артык эшли. Әти-әнием янында кечкенәдән бирле кайнашам инде мин. 7-8 яшемдә трактор йөртә белә идем инде. Әле бүген дә сенаж салабыз. Тракторчыларга булышам, — ди ул. – Минем үземнең кул белән сыер сауганым юк. Әмма саву аппаратын тиз җыям.

Сүзгә әтисе Ильяс кушыла.

– Ике ел элек хөкүмәттән грант акчаларына 140 баш сыер алдык. Бу фермада бар да автомат. Сыерларны ике робот сава. Алар ватылса, Сәет төзәтә. Анысын ул бик тиз отып алды, – ди ул.

Авыл хуҗалыгында җиңел түгел, ди Ильяс әфәнде. Шуңа күрә улларын мәҗбүр итеп авылда калдыру яклы түгел. Үзләре ничек хәл итә, әтиләре шуны хуплаячак кына. Әмма егетләр без авылны ташламыйбыз дип торалар икән. Ильяс Сөләйманов үзе дә 5 ел Алабугада яшәп, шәһәр тормышын ташлап авылга кайткан кеше.

– Сыер савучылар бәйгесенә баруны район башлыгы Камил Гыйлманов тәкъдим итте. Баш зоотехнигыбыз Усман абый: “Сәеттән була, белә бит ул!” дип ияртеп алып китте. Улым булдырган, катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Бик сөенеп кайтты, – ди әтисе.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү