​Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә, машина йөртүче-кияү белән әрләшү сәбәпле, 29 яшьлек кәләш үлгән

Башкортстанның Дәүләкән районында коточкыч авариядә 29 яшьлек кыз вафат була. Алар машинада барганда булачак ире белән ачуланышкан.

Барысы да узган иртән Дәүләкән — Әҗәк юлының икенче километрында булган. Chevrolet Cruze кюветка очып, әйләнеп каплана. Руль артында һәлак булган кызның 27 яшьлек сөйгән яры була. Егет үзе сөйләгәнчә, сәфәр вакытында алар бәхәсләшкән, шуның аркасында ул идарәне югалткан.

Кыз шунда ук һәлак булган. Аларның туе июнь азагында булырга тиеш була, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында.

Тикшерү эшләре башланган, экспертиза билгеләнгән. Беренче мәгълүматлар буенча, бу авто егетнең әтисенеке була.


Фикер өстәү