Татарстанның тагын бер мәктәбендә атыш оештырырга җыенулары турында хәбәр таралган

Кичә Әлмәттә 25нче мәктәпнең ата-аналары чатында белем йортында атыш оештырырга җыенулары турында хәбәр тарала.

Билгесез кеше 23 сентябрьдә иртәнге сәгать 10да мәктәпкә берәүләр килеп, атыш оештырырга җыенулары турында хәбәр итә. Бу хакта ЮВТ-24 телеграмм-каналы яза.

Ата-аналар мәктәп җитәкчелегенә бу хәл турында сөйләгәннән соң, мәгълүмат мәгариф идарәсенә һәм полициягә барып җиткән.

Бүген иртән мәктәпне Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тикшергән, бернинди шикле нәрсәләр күзәтелмәгән. Көн дәвамында мәктәптә полиция һәм росгвардиячеләр кизү торган, сак хезмәте көчәйтелгән.

Хәзер балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре ялган хәбәр таратучының кем булуын ачыкларга җыена.

Мәктәп бүген гадәти режимда эшләгән, әмма кайбер ата-аналар балаларын мәктәпкә җибәрмәгәннәр.


Фикер өстәү