Тиешсез урынга белдерү ябыштыручыларга берөзлексез шалтыратып торачаклар

Казан шәһәре башкарма комитетының законсыз урнаштырылган белдерүләрдә күрсәтелгән телефоннарга автомат шалтырату турындагы карары үз көченә кергән. Документ муниципалитет документлары җыентыгына кертелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, автомат рөхсәт ителмәгән урыннарга белдерү ябыштырып китүчеләргә, трубканы алганчы, берөзлексез шалтыратып, түбәндәге сүзләрне әйтәчәк: “Хәерле көн! Сезнең телефон Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре санга сугылмыйча урнаштырылган белдерүдә күрсәтелгән. Бу административ җаваплылыкка китерә. Сездән әлеге хокук бозуны юкка чыгаруыгызны сорыйбыз. Автомат шалтыратуларны өзү өчен Сезгә Казан шәһәре башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсенә (адресы: Дементьев урамы, 2б йорт, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә) килүегезне сорыйбыз”.

Шул ук вакытта автомат кичке сәгатьләрдә һәм ял көннәрендә шалтыратмаячак икән.
Исегезгә төшерәбез: Казан мэры Илсур Метшин сентябрь ае башында шәһәр башкарма комитетыннан һәм полициядән законсыз ябыштырылган реклама белдерүләрен юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрүне сорады.


Фикер өстәү