Татарстанда көчле җил һәм 2 градуска кадәр салкыннар көтелә

Бүген Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы фаразлана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыштан 15-28 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Казанда төнлә һәм иртән һава шартлары начар булачак.

Республика буенча төнлә 2-3 градус салкын булачак, көндез һава температурасы 6-11 градуска күтәрелер дип көтелә.


Фикер өстәү