Коронавируска каршы яңа вакцина сыный башлыйлар

Коронавируска каршы «Бетувакс-КоВ-2» вакцинасының клиник сынаулары октябрьдә башлана.

Алдарак «Татар-информ» Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге препаратны куллануга рөхсәт бирде дип язган иде. Сынауларның ике фазасын да киләсе елның 31 августына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Сынауларда Санкт-Петербургта һәм Пермьдә яшәүче 170 кеше катнашачак, дип хәбәр итә «Сколково» фонды.

«Вакцинада генетик материал, артык антиген йөкләнеш, өстәмә консервантлар, стабилизаторлар һәм органик булмаган адъювантлар юк, бу препаратның икенчел нәтиҗәләрен киметә», — диделәр фондта.

Чыганак белдергәнчә, яңа вакцинада ковидның җиңелчә генә антигеннары булачак, бу исә аның аллергия китереп чыгару ихтималын киметә. Доклиник сынаулар вакытында «Бетувакс-КоВ-2» хайваннарда яхшы нәтиҗәләр һәм иминлекнең югары дәрәҗәсен күрсәткән.


Фикер өстәү