Хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат

Уфа шәһәрендә 88 яшендә озак авырудан соң Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Ризалә Бикмөхәммәтова Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була. Аның фәнни эшләре милли хор дирижерларын әзерләү һәм уку йортларында уку процессын интенсификацияләү проблемасына багышланган.


Фикер өстәү