Башкортстанда классташына һөҗүм иткән яшүсмер психольницадан чыккан

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында мәктәпкә пычак алып килеп классташына һөҗүм иткән яшүсмернең психиатрия хастаханәсеннән чыгару турында хәбәр итәләр, анда ике кыз һәм укытучы зыян күрә, дип яза newsbash.ru. 

Егет өйдә дәвалануын дәвам итәчәк. Билгеле булганча ул төньякка әтисе янына китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, һөҗүм 2018 елның апрелендә булды. 17 яшьлек малай информатика дәресенә пычак белән кереп, сыйныфташына һөҗүм итә. Укучыны якларга тырышкан укытучы шулай ук берничә җирдән яралана. Укучылар һөҗүм итүчедән лаборатория бүлмәсенә кереп кача, ә ул бүлмәгә янучан сыеклык тарата һәм ут төртә. Шуннан соң үз-үзен үтермәкче була. Укучыларның берсе, янгыннан куркып, икенче каттан сикерә. Кызның умыртка баганасы зыян күрә. Әмма зыян күрүчеләрне, шул исәптән җинаятьчене дә, коткарып калалар.


Фикер өстәү