Татарстан яшьләре Якутиядәге янгыннарда зыян күрүчеләргә ярдәм итте

Берәүне дә аямады. Агымдагы елның май аенда Якутия (Саха) республикасында башланган янгыннар ил буенча гына түгел, бөтен дөнья буенча иң көчлесе дип билгеләнде. Бу каза күпме кешене йорт-җирсез итте. Бүген менә нәтиҗәләре белән көрәшәләр. Араларында безнең Татарстаннан да егет-кызлар бар.

Интернеттагы хәбәрләргә ышансаң, майда башланган янгыннар августта гына тына, бер кешенең гомерен өзә. Күпмесе йортсыз, малсыз, хәтта киемсез кала. Тирәюньдәҗимерелгән йортлар, күмер каплаган каралты-кура…

Россиянең 85 төбәгендә «Молодежка» дип аталучыхалык фронты эшли. Максатлары – мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм күрсәтү, игелек кылу. Үзләретеләгән һәр кеше өчен ачык, мөмкинлеге булган һәркемне үз командаларына алырга әзер.

«Молодежка» 2018 елдан бирле Россиянең төрле төбәкләрендә гадәттән тыш хәлләр салган зыянны юкка чыгару, кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Янгын, су басу, җир тетрәү булган урыннарга барып, кулыбыздан килгәнчә эшлибез. Татарстан командасы бу җәйдә дә берничә урынга – Кырым, Норильск, Якутиягә барды. Шулай ук республикада да актив эшлибез, – дип сөйләдеТатарстан командасы кураторы Дамир Нургалиев.

Якутиягә юл

Игелек эшләргә берәүне дә мәҗбүр итмиләр – һәр гамәлебез чын күңелдән кылына, диләр. Авыр хәлдә калган кешеләргә физик хезмәт белән генә түгел, рухи яктан да ярдәм итәргә кирәк бит. Хәзер командалары көчле – калын беләкле егетләр генә түгел, медицина белән яхшы таныш булганнар да, психологлар да килеп кушылган.

– Мондый авыр эшкә бик әзерлекле булырга кирәк. Бүген Татарстанда КФУ һәм МЧСның баш идарәсе белән берлектә коткаручыларны әзерләү эшләре бара. Беренче медицина ярдәме һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгында үзеңне тиешенчә тоту, паникага бирелмәү һәм башка өлкәләрдә белем туплыйлар. Шуннан соң без команданың яңа вәкилләре белән аралашабыз, әзерлек дәрәҗәсен тикшерәбез, билгеле бер урынга барырга тәкъдим итәбез. Физик һәм рухи яктан әзер булса, ул ризалаша. Хәзер безнең командада психологлар, юристлар, табиблар бар. Элек гадәттән тыш хәлләр булып узган урыннарны торгызу белән шөгыльләнсәк, хәзер инде зыян күргән кешеләр белән дә аралашабыз, – дип сөйләде Дамир.

Якутия (Саха) Республикасына барырга карар кылгач, шактый вакыт әзерләнгән алар. 7 августта Бясь-Кюель авылы читендә урман яна башлый һәмкорылмаларга күчә. Нәтиҗәдә алты күпфатирлыбина һәм 26 йорт зыян күрә. Эш күп: янган биналарны демонтажлау, янгыннан зыян күргән агачларны кисү, яңа корылмалар, мал-туар өчен урыннар, коймалар һәм башка объектлар төзү, кышка утын әзерләү, шулай ук халыкка юридик консультацияләр бирү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү. Янгыннан зур зыян күргән Бясь-Кюель авылында яшәүчеләр, ярдәм итәргә килгән бер төркем яшьләрне күргәч, аптырап калган.

– Алар мондый ярдәмгә ияләнмәгән бит. Башта: «Чыннан да булышасызмы?» – дип сорадылар. Ләкин ике атна эчендә бер-беребезгә ияләшеп, дуслашып беттек. Беркөнне шул авылда яшәүче ханым, махсус безнең өчен милли киемнәрен киеп, якутларның халык җырын башкарды. Шулкадәр рәхәт булды, белсәгез! Телләре татар теленә охшаган, кайбер өлешләрен аңладык, үз телләрендә сөйләшкәндә, җавап та бирдек. Җылы мөнәсәбәтләр бүген дә саклана, әле дә аралашып торабыз, – ди Татарстан командасы җитәкчесе.

«Канга сеңгән…»

Аммар ХөсәйнКазан федераль университетының медицина факультеты студенты, булачак хирург.«Кешеләргә ярдәм итү каныма сеңгән», – ди ул. Гыйракта яшәгәндә үк игелек кылуны үз бурычы итеп куйган. Бүген «Кызыл зона»да эшли.

«Молодежка» белән шактыйдан таныш мин. Якутиягә бару турында ишеткәч, бик көттем ул көнне. Гомумән, кайда гына җибәрсәләр дә, кешеләргә ярдәм итә алам икән, мин бик бәхетле.Шуңа да, мөмкинлегем була икән, ике дә уйламый ризалашам. Булачак һөнәрем дә турыдан-туры шуңа барып тоташа бит. Укып бетергәнне көтмәдем, волонтерлык белән таныштым, һәм һич тә үкенмим, – дип сөйләде Аммар. – Бясь-Кюель авылында яшәүчеләр зур кайгылары белән япа-ялгыз калмауларын белгәч, бик сөенде, әлбәттә. Без бит бөтен Россиядән җыелган зур команда белән килеп төштек. Минем Гыйракта туып үскәнемне белгәч, шаккаттылар һәм икеләтә сөенделәр, диммесоң. «Нинди ерак җир бит! Анда да безнең нинди хәлдә калуыбызны беләләр һәм ярдәм итәргә телиләр икән Шушы сүзләрне ишетү генә дә нитора!

Аммар әйтүенчә, егет-кызлар шундый зур эшләр башкарулары белән үзләре дә горурлана. «Башкарган һәм башкарачак эшләребезнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңламасак, шундый ерак юлларга чыгар идекме икән?» – ди ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү