«ЭпиВакКорона» вакцинасының нәтиҗәлелеге күпме булуы билгеле

Коронавирус инфекциясенә каршы ясала торган «ЭпиВакКорона» вакцинасының нәтиҗәлелеге 90 процентны тәшкил итүе мәгълүм булды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте.

«Әлеге вакцинаның нәтиҗәлелеге 90 процент», – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Горелов.

Әлеге вакцинаны миллионга якын кеше ясаткан, аларның бер проценттан кимрәге генә ковид белән авырган.

Үзәкнең генераль директоры урынбасары Татьяна Непомнящих сүзләренчә, «ЭпиВакКорона» вакцинасы «дельта»-штаммнарга каршы шактый нәтиҗәле.


Фикер өстәү