Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, югары уку йорты һәм фәнни үзәк ректорлары белән очрашты. Сөйләшү Татарстан Фәннәр академиясенең – 30, республика академик фәненең 100 еллыгына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, фән даирәсе вәкилләре өчен бу даталар мөһим санала. Юбилей чараларының Россиядә – фән һәм технологияләр, Татарстанда исә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында узуының да мәгънәсе бар.

Президент сүзләренә караганда, республикада фән-мәгариф тармагына ярдәм итү турында карарлар комплексы эшләп килә, фәнни-инновацион эшчәнлекне үстерү өчен инфраструктура сафка баса. Болар арасында  технопарк һәм  төрле үзәкләр, «Иннополис» кебек проектны аерып әйтеп үтәргә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Фәннәр академиясенә икътисадның реаль секторы белән турыдан-туры эшләргә кирәклеген искәртте. Ягъни аларга җитештерүчеләр һәм шәхси бизнес вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек булдыру, фәнни тикшеренүләр үткәрүдә чит ил һәм үзебезнең белгечләрнең берләшүен тәэмин итү кирәк.

Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген ул республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә, заманча фән-мәгариф сәясәтен формалаштыруга, шулай ук халкыбызның мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау һәм арттыру эшенә зур өлеш кертә.

 


Фикер өстәү