Танылган Татарстан журналисты Олег Сафиканов вафат

KazanFirst редакциясе танылган Татарстан журналисты Олег Сафикановның вафат булуы турында хәбәр итә.

Ул Яшел Үзәндә туган. Гомеренең бер өлешен мәктәптә эшләүгә багышлаган-инглиз теле укытучысы булган.

2003 елда ул журналистикага килә. Тамашачылар аны «Вести-Татарстан» алып баручысы буларак хәтерли, ул күп еллар «Татарстан»ДТРК ФДУП филиалында эшләде. Аннан Яшел Үзән телевидениесенең «Яшел Үзән»мәгълүмати хезмәтен җитәкләде.

Олег Сафиканов KazanFirst командасының бер өлеше булган. Ул басманың яңалыклар хезмәте редакторы булып эшләгән.

Бүген, 1 октябрьдә, Олег Сафиканов вафат булды. Аңа 54 яшь булган.

Олег Сафиканов белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү