Татарстанда ОРВИ белән авыручылар күп булу аркасында 26 сыйныф укудан читләштерелгән

Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар күп булу аркасында 26 сыйныфны укудан читләштергәннәр.

«Бүгенгә республикадагы ун мәктәптә 26 сыйныф, ягъни 645 укучы укудан читләштерелгән», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Республика ведомствосы җитәкчесе әйтүенчә, мондый профилактика чарасы һәрвакыт гамәлдә булган. Әгәр сыйныфтагы укучыларның 20 проценты яки аннан да күбрәге авырый икән, коллективны 7-10 көнгә укудан читләштерләләр. Бу вакытта укучылар өйләрендә була.

«Бу балаларда инфекция таралу юлларын туктату өчен кирәк», — дип аңлатты Марина Патяшина.

Татарстанның баш санитар табибы фикеренчә, балаларны катлаулы авырулардан саклауның бердәнбер юлы — вакцинация. Ул ата-аналарны балаларына гриппка прививка ясатырга өндәде һәм моның өчен хәзер иң яхшы чор булуын да өстәде.


Фикер өстәү