Түбән Кама шәһәренә яңа җитәкче билгеләнә

Бүген Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинны Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү чарасы була.

Моңа кадәр әлеге вазифаны  башкарган Айдар Метшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алды. Шунлыктан шәһәргә яңа җитәкче билгеләнә.

Рамил Муллин моңа кадәр дә Түбән Камада эшләгән. Ул 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте үзәгенең баш табиб вазифасын башкарган.

2006 елдан алып 2010 елга кадәр Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булып эшләгән.

2013 елдан башлап ул Татарстанның Мөслим районы белән җитәкчелек иткән.

Рамил Муллинга 47 яшь, ул белгечлеге буенча табиб һәм юрист. Ул Казан дәүләт медицина университетын, Казан дәүләт университетын, 2004 елда ул Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган, медицина фәннәре кандидаты.


Фикер өстәү