Рөстәм Миңнеханов: Көн саен кешеләрне югалтабыз. Сүз сәламәтлек турында барганда иң катгый чаралар күрәчәкбез

«Безнең гамәлләрне ничек теләсә ничек аңларга була, әмма әлегә сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында бара, без иң катгый чаралар күрәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген иртәнге киңәшмә вакытында Татрстан Президенты штаб, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга дигән бурыч куйды.

Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар арасында вакцинацияләүнең аз булу мәсьәләсе борчый. Бүгенге көндә әлеге категория кешеләр арасында вакцина ясатучылар 23,5 % кына тәшкил итә.

«Көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Безнең гамәлләрне теләсә ничек аңларга була, әмма әлегә сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында бара, без иң катгый чаралар күрәчәкбез», — дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә чикләү чаралары үтәлешен контрольдә тоту һәм кешеләр күп җыела торган чаралар буенча тәкъдимнәр кертү зарурлыгын искәртте.


Фикер өстәү