«Ты супер!» тамашасында катнашучы Татарстан кызы жюри әгъзаларын шаккатырган

Кичә Татарстан кызы Анастасия Маннапова «Ты супер!» вокал тамашасының икенче турына үтте. Чаллыдан килгән кыз «Как жизнь без весны» җырын башкарды.

Бишенче сезонда жюри составында Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой, «Ночные снайперы» рок-төркеме лидеры Диана Арбенина, актер һәм музыкант Алексей Воробьев, беренче тапкыр хөкемдар буларак катнашучы җырчы Ирина Дубцова бар.

Якташыбызның искиткеч чыгышыннан соң барлык жюри әгъзалары да борылды. «Татарстанга карата мәхәббәтемне белдерәсем килә.  Искиткеч җырладың, син Татарстанның киләчәге!», — дип бәяләде Анастасиянең чыгышын Игорь Крутой.

Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә НТВ телеканалында «Ты супер!» бәйгесенең яңа сезоны башланып китте. Анда Россиянең 27 төбәгеннән килгән балалар катнаша. Бәйгедә Татарстанны Чаллы кызы Анастасия Маннапова тәкъдим итте.

Настя кечкенәдән әбисе тәрбиясендә үскән. Кызның әнисе аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән. Настя бик актив һәм мәрхәмәтле, яхшы укый, дүрт яшьтән вокал белән шөгыльләнә. Кыз мәктәптәге чараларда, шәһәр һәм республикакүләм бәйгеләрдә актив катнаша, җырлаудан тыш рәсем ясый һәм сәнгать мәктәбенә йөри.


Фикер өстәү