Табиб коронавирусның яңа дулкынына әзерлек буенча киңәшләрен бирде

Россия төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн арта. Табиб-терапевт Елена Игнатикова коронавирустан саклану өчен һәркем үтәргә тиешле саклык чаралары турында әйтте.

Иң элек киңәш ителгән барлык саклык чараларын да үтәргә кирәк, бу вакцина ясаткан кешеләргә дә кагыла, диде табиб. Беренче чиратта массакүләм чараларга бармаска һәм сәүдә үзәкләренә йөрмәскә киңәш ителә. Терапевт әйтүенчә, товарларны өйгә китереп бирү сервисыннан кулланырга мөмкин.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында һичшиксез битлек кияргә, аны ике-өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.

Шулай ук кулларны дөрес итеп юу да саклануның яхшы чарасы булып тора, диде табиб.

Шулай да коронавирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы — вакцина, дип сүзен йомгаклады Елена Игнатикова.


Фикер өстәү