Олег Морозов яңа вазифага тәкъдим ителде

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе вазифасына тәкъдим ителде. Бу хакта ул Facebookта хәбәр итте.

«Бүген рәсми рәвештә контроль комитеты рәисе вазыйфасына тәкъдим ителдем. Ике тапкыр басмас өчен: комитет һәм аның функцияләре турында нигезләмә кабул ителгәч,аны монда урнаштырам. Бу хөкүмәт белән хезмәттәшлек итү, аның яңа әгъзаларын раслау процедурасы, Хисап палатасы, Үзәк сайлау комиссиясе белән хезмәттәшлек итү, Думаның барлык закон чыгару эшен контрольдә тоту икәне аңлашыла инде», — дип язган Морозов.

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышына әзерлек буенча депутатларның вакытлы эш төркеменең беренче утырышы узды. Депутатлар шулай ук Дума комитетлары исемлеге турында да фикер алыштылар, аларны 32 итү тәкъдим ителде.


Фикер өстәү