Хатын-кыз белән низагка кергән ир машинадан чыгуга үлгән

Екатеринбургта ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда килеп чыккан фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Төмән трактының 23нче чакрымында 31 яшьлек ир машина барган көйгә аннан чыккан. Ул тәгәрмәч астына эләккән һәм алган тән җәрәһәтләреннән һәлак булган. Машина белән 34 яшьлек хатын-кыз идарә иткән.

Фаҗига алдыннан ир белән хатын сүзгә килгән. Ярсыган ир куркынычсызлык каешын ычкындырган да машина барган көйгә аннан төшеп калырга булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү