Айрат Гыймадетдинов: Юлламада эш нәтиҗәсен күрсәтә торган төгәл саннар китерелде 

Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнарның тормыш эшчәнлеге өчен инфраструктура комиссиясе рәисе, «АКФ «Аудэкс» җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыймадетдинов фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасында төгәл саннар һәм эшләр күрсәтелде.

– Юлламада гомуми сүзләр генә сөйләнмәде, ә эшнең нәтиҗәсен күрсәтә торган төгәл саннар китерелде. Мәсәлән, республикадагы маркет-плейсларның гомуми товар әйләнеше берничә тапкыр үскән: 3,5 млрд сумнан 19 млрд сумга кадәр. Һәм әлеге маркет-плейслар аша үз товарларын сатучы Татарстандагы эшмәкәрләр саны да бермә-бер арткан. Бу, әлбәттә, бик мөһим һәм зур күрсәткеч, чөнки елдан-ел онлайн сату объектлары саны, маркет-плейсларның роле артачак кына. Ә ваклап сату кимер дип уйлыйм. Татарстанның әлеге тармакта мондый үсеш күрсәтүе – бик яхшы күрсәткеч. Моңа кадәр кабул ителә торган үсешкә ярдәм итү чаралары, эшмәкәрләрне укыту – бездә барысы да бушлай оештырыла. Аларда эшмәкәрне көтәләр, эшләр өчен барлык шартлар тудыралар. Ә маркет-плейс ул – үз продукцияң белән бөтен илгә чыгу юлы.

Шулай ук Юлламада сәнәгать мәйданнарында эш урыннары арту буенча китерелгән саннар да күңелгә хуш килде. Районнарда кайдадыр уңышлар бик яхшы, кайдадыр арттарак калалар әле. Ләкин уңышлы сәнәгать парклары булу моның өстенлекле юнәлеш булуы турында сөйли. Һәм бик үсеш алмаганнарга алардан үрнәк алу мөмкинлеге бар. Үрнәк мисаллар – башка районнарга маяк.


Фикер өстәү