Татарстанда 14 меңнән артык кеше кабат вакцинация үткән. Республикада барлыгы 1 097 445 кеше прививка ясаткан, тәүлек эчендә ясатучылар саны 3 230кә җиткән.
Соңгы тәүлектә Татарстанда 86 коронавирус очрагы теркәлгән. 19ы – читтән кертелгән, 85 е – аралашу аркасында йоккан. 39 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өендә дәвалана.
Тарату географиясе:
1. Казан – 27
2. Чаллы – 14
3. Әгерҗе – 1
4. Алексеевск – 1
5. Әлки районы – 1
6. Әлмәт – 3
7. Арча – 2
8. Бөгелмә – 1
9. Биектау – 2
10. Алабуга – 2
11. Зәй районы-2
12. Яшел Үзән – 1
13. Лаеш районы –1
14. Лениногорск – 3
15. Мамадыш районы-4
16. Минзәлә – 1
17. Мөслим – 1
18. Түбән Кама районы – 8
19. Яңа Чишмә – 1
20. Балык Бистәсе – 5
21. Тукай районы – 2
22. Чистай районы – 3
8 октябрьгә республикада 27 640 COVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 544 кеше, шул исәптән 50се узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән. Барлыгы 1 097 445 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 3 230), шуларның 957 984 икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 14 320 кеше узды