Асия Тимирясова: Мәгариф темасының үзәктә булуы сөендерә

Юлламада белем бирү өлкәсенә зур игътибар бирелде. Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясова Президентның Дәүләт Советына Юлламасы уңаеннан әнә шулай диде.

– Мәктәп, бакчалар төзү, яңарту, һөнәри белем бирү өчен ресурс үзәкләре булдыру, өстәмә белем бирүнең активлыгын арттыру, гаиләләргә ярдәм итү, мәктәп елларында ук һөнәр сайларга өйрәтү… Юлламада яңгыраган бу юнәлешләр барысы да киләчәккә нигез булып тора. Болар бүген эшләнә, киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, – ди Асия Тимирясова.

Президент күтәргән проблемаларны да хуплады ул. Шуларның берсе – укытучыларны мәктәпләргә беркетү чараларын көчәйтү. «Бу юнәлеш буенча хәзер дә адымнар ясалды. Педагогик уку йортларына максатчан кабул итү, яшь укытучыларга ярдәм итү, торак шартларын яхшырту, өстәмә ярдәм, «Авыл укытучысы» федераль программасы… Укытучылар белем күтәргәндә үзләре теләгән программаларны сайлый ала. Хәзер менә укытучыларны мәктәпләргә беркетү җитди мәсьәлә булып тора. Әйтик, педагогик уку йортларын тәмамлаган 4 мең белгечнең нибары өчтән бере генә мәктәпкә укытырга бара. Моның буенча чаралар күрелергә тиеш булачак», – ди ректор. –Мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсенә дә игътибар артачак. Моның өчен акча бүленгән, бу эш дәвам иттереләчәк. Мәгариф оешмаларын террористлардан саклау буенча ил күләмендә бердәм стандартлар булдырылачак. Цифрлаштыру, интернет куркынычсызлыгы темасы да читтә калмады. Бүген әти-әниләрне, балаларны мәгълүмат куркынычсызлыгына өйрәтергә кирәк булачак. Президент республикада 2022 елның Цифрлаштыру елы итеп билгеләнәчәген әйтте. Кыскасы, киләчәккә юнәлешләр билгеләнде, яңа бурычлар куелды, безгә шуларны башкару буенча эшләргә кирәк.

 


Фикер өстәү