Данис Шакиров: Президент сүзләрен җанисәп сүзләре итәрлек

Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, Президент Юлламасында җанисәп уңаеннан төп фикер яңгыраган:

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына Юлламасын тәмамлаганда әйткән сүзләрен җанисәп кампаниясенең шигаре итәрлек. Ул: «Без бергә, безнең көч – бердәмлектә», – диде. Бу сүзләр  татарларга бик туры килә.  Җанисәп – безнең милләтебез өчен мөһим вакыйга. Быел халык санын алганда электрон рәвештә тә үзең хакында мәгълүмат калдырып була. Җанисәпне кеше санын алу дип кенә кабул итмәскә кирәк. Бу чорда үзебезнең бердәмлекне күрсәтәчәкбез. Әлеге җаваплы чорда һәр татарның актив булуын сорыйбыз. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә аңлату эшләре алып барыла. Аларның да бит, кайда яшәсәләр дә, күзләре Татарстанга, Казанга төбәлгән. Алар безгә, без аларга тартылабыз. Сентябрь аенда узган «Милләт җыены» безнең бердәмлекне, татулыкны дәлилләде. Җанисәп вакытында  да бердәмлегебезне күрсәтсәк иде.


Фикер өстәү