Газетага язылу

Татарстанда БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 4кә җитте

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районының үзәк күппрофильле хастаханәсенә БПЛАның йортка бәрелүе нәтиҗәсендә зыян күргән 4 кеше салынды.

Өч кешенең хәле канәгатьләнерлек, алар табиблар күзәтүе астында. Дүртенче пациентның аскы казнасы яраланган, хәле тотрыклы, аны хирургия бүлегенә күчерәләр.

Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Хәлне шәхси контрольдә тотам».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре