Газетага язылу

Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды

Түбән Камада 12 июньдә БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта БПЛА һөҗүме куркынычы режимы саклана. Барлык оператив хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, вәзгыять даими контрольдә. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында бүгенге көнгә планлаштырылган барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Түбән Кама районы администрациясенең рәсми хәбәрләрен генә күзәтеп торуыгызны, тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмавыгызны һәм имеш-мимешләрне таратмавыгызны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре