Тинчурин театрында Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхинны искә алачаклар

17 октябрь 12.00 сәгатьтә Тинчурин театры Бөек композиторларыбыз Салих Сәйдәшевның – 120, Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган “Татар классик музыкасы җәүһәрләре” дип аталучы концертка чакыра.

Баш дирижер, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театрының камера оркестры концертлар циклын тәкъдим итә. Әлеге концертларның максаты – татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең әсәрләрен кабат халыкка кайтару һәм популярлаштыру.

Классик музыка кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Артур Исламов, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты – Резедә Сәләхова, халыкара конкурслар лауреатлары Вильямс Әхмәдуллин, Илгиз Мөхетдинов, оркестр солистлары – Алмаз Ахунов, Ләйсән Шакирова катнашуы көтелә.


Фикер өстәү